ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Кытайның Хайнань утравыннан китә алмаган туристлар бүген Казанга кайтып җитте

Кытайның Хайнань утравыннан китә алмаган 373 турист “ИрАэро” авиакомпаниясе самолетында “Казан” халыкара аэропортына төште, дип хәбәр итә "Татар-информ".

“Бүген Хайкоудан (Хайнань утравында — Т-и иск.) 373 кеше кайта. Аларның 325е өлкән кеше, 44 бала һәм 4 сабый. Бүгенге көндә Кытайның Хайнань утравында Казаннан килгән 200 кеше кала, аларның яллары әле дәвам итә”, - дип сөйләде журналистларга Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Әбдрәшитов.

Республикада утрауда булган, шулай ук “Жемчужная река” туроператорыннан юлламаны Хайкоудан вакытында кайта алмаячакларын белеп алган туристларга консультация бирү буенча оператив төркем төзелде, дип өстәде Әбдрәшитов.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!