ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россия Конституциясенең 25 еллыгы белән котлады

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

 

"Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Россиянең дәү­ләт бәйрәме – Конституция көне уңаен­нан чын күңелдән тәб­рик итәм.

 
Бөтенхалык референдумында Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көннән алып узган чирек гасыр дәвамында илебезнең төп Кануны үз гражданнарының мәнфәгатьләре сагында тора.

 
Россия Конституциясенең дәү­ләтләр конституциячел корылышы өлкәсендә бөтен дөньяда тупланган уңай тәҗрибәне файдаланып эш­лә­нүе, үткән гасыр ахырындагы шактый  шау-шулы иҗтимагый хәлләрне җайга салуда аерым роль уйнавы, җентекләп уйланганлыгы һәм бер­бөтенлеге нәтиҗәсендә үзгә­реш­ләргә бирешми торган хокукый акт­ларның берсе булуы игътибарга лаек.   
Россия төбәкләре өчен Россия Федерациясе Төп Законының федерализмга нигез салучы, федерация субъектлары статусын һәм вәка­ләтләрен  билгеләүче нигезләмә­ләре аеруча зур әһәмияткә ия.


Үз хокукый системасын үстер­гән­дә, Татарстан илебезнең төп хокукый документы рухына туры килерлек итеп һәм аның кысаларыннан чыкмыйча эш итә.


Канунда каралган хокукларга таянып, без икътисади һәм мәдәни үсештә,  социаль сәясәтне камил­ләш­терүдә, милләтара һәм динара  татулыкны ныгытуда зур уңышларга ирештек.


Әйдәп баручы төбәкләрнең  бер­­се буларак, Татарстан Республикасы иҗтимагый-сәяси яктан тот­рык­лы булуы  һәм граждан җәм­гыя­тенең югары үсеш дә­рәҗәсенә ирешүе бе­лән аерылып тора. Республика халкына хез­мәт сөючәнлек, киң күңеллелек, кунакчыллык, тарихи-мәдәни ми­раска ихтирамлы караш, тормышта  авыр хәлдә калган һәр­кем­гә ихластан ярдәм итәргә әзер тору кебек асыл сыйфатлар хас.


Болар барысы да респуб­ликаның күркәм образын булдыруга ярдәм итә, эшләү һәм яшәү, инвестицияләр кертү өчен һәм туристлык өлкәсендә аңа карата  кызыксынуның артуына китерә.


Республикада Россия халыкла­рының хәзерге чор кыенлыкларын, авыр сынауларны бары берләшеп кенә җиңеп чыга, социаль-икъти­сади үсештә уңышларга ирешә алачагын тулысынча аңлау бар.


Зур илебезнең барлык төбәк­ләре белән дустанә мөнәсәбәттә булуы – Татарстанның горурлыгы. Бу юнәлештәге башлангычларыбызны һәм проектларыбызны тормышка ашыруда төрлечә булышуы өчен илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга рәхмәтлебез.


Хөрмәтле татарстанлылар! 1993 елда кабул ителгән Конс­титу­ция Россия Федерациясе дәү­ләтчелеген ныгытуда яңа этап булды. Шул ук вакытта һәрберебезнең бөек илебез Төп Законын өйрәнүе һәм аның нигезендә эш итүе гаять мөһим.


Кадерле дуслар, сезгә чын кү­ңел­дән сәламәтлек, рухи ныклык, дәүләтнең һәм граждан җәмгыя­тенең көченә тирән ышаныч, тормыштагы планнарыгызның чынга ашуын телим.


Бәйрәм белән! Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!", – диелә котлауда.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!