ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Алексей Песошин дәүләт бүләкләре тапшырды

 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан Кремлендә Россия һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләк алучылар арасында төрле тармак вәкилләре – барлыгы 47 кеше бар.


Татарстан Премьер-министры чараның аеруча истәлекле көндә – Россия Конституциясе көнендә узуын билгеләп үтте. Тантанада узып баручы елда республика икътисадында ирешелгән нәтиҗәләр турында да әйтелде. Татарстан традицион рәвештә төп макроикътисади күрсәткечләр буенча лидер төбәкләр сафында бара. Быел республиканың тулаем төбәк продукты 2,4 трлн сумга җитәр дип көтелә. Республика төрле тармаклардагы хезмәткәрләренең ныклы тырышлыгы һәм таланты нәтиҗәсендә югары уңышларга ирешә, диде Татарстан Премьер-Министры.

 

Бүләк алучылар арасында әдәбият-сәнгать әһелләре дә бар. Язучы Вакыйф Нуриев "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Җырчылар Фирдүс Тямаев – Татарстанның атказанган, Фирзәр Мортазин исә Татарстанның халык артисты исеменә лаек булды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!