ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты татар телен саклап калу өчен аны актив кулланырга өндәде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклап калу өчен аны көндәлек тормышта актив кулланырга өндәде. Бу хакта ул Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында әйтте. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Безне беркем дә татар телен өйрәнергә мәҗбүр итә алмый. Әгәр гаиләләрдә туган телдә сөйләшмиләр икән, балалар телне белмәячәк”, - диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты татар телен саклау эшен һәр кеше үзеннән башларга тиеш, ди. Шул ук вакытта ул республикадан читтә яшәүче татарлар белән актив элемтәдә булуны һәм татар телен өйрәнү, “Ана теле” онлайн-мәктәп ярдәмендә татарлар тарихы һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлекләре турында искәртте.

 

Медиаклуб 2010 елныж декабрь аенда оештырылган. Ул Мәскәү һәм федераль массакүләм чараларының йөзләп вәкилен берләштерә: чыгышлары белән Татарстаннан булганнары, Россиянең башка төбәкләрендәге татарлар, республикада төрле вакытта укыган һәм эшләгән журналистлар. Медиаклуб Татарстан икътисады үсешенә ярдәм итәрлек иҗтимагый инициативаларга, республика проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм, шул исәптән милли мәдәниятны һәм телне саклауда ярдәм максатыннан оештырылды.  

 

"Татар-информ"


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!