ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Забайкалье крае Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Осипов белән очрашты

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә  Забайкалье крае Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы АлександрОсиповбелән очрашты.


Яклар төбәкара дәрәҗәдәге актуаль юнәлешләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Александр Осипов Забайкалье краендагы социаль-икътисадый вәзгыятьтурында сөйләде. Ул ассызыклаганча, әлегә Забайкалье  крае Россиянең төп рейтинглары буенча 70 нче урында. Александр Осипов билгеләп үткәнчә, Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү тәҗрибәсе Забайкалье крае өчен бик файдалы.


Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан, Россиянең алга киткән төбәкләреннән берсе буларак, туплаган тәҗрибәсе, икътисадның төрле тармаклары буенча белемнәре белән федерациянең бүтән субъектлары белән дә уртаклашырга әзер. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!