ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы 19нчы декабрьдә узачак

 

Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 44 нче утырышы 19 декабрьдә узачак. Шул хактагы карар бүген республика парламенты Президиумы утырышында кабул ителде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Татарстанның Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина утырышның көн тәртибенә 22 сорау кертелүен әйтте. Алар арасында Татарстан Республикасының ун закон проекты, шулай ук комитетлар керткән 6 федераль закон проекты бар.

Беренче укылышта "Татарстан Республикасында урманнардан файдалану", "Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре" турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертеләчәк.

Шулай ук утырыш кысаларында ятим балаларны торак белән тәэмин итү, инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару, педагогик хезмәткәрләргә дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен компенсация түләүләрен билгеләү кебек мәсьәләләргә кагылышлы закон проектлары турында фикер алышачак.

Икенче укылышка "Татарстан Республикасында юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу", "Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү" турында закон проекты әзерләнгән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!