ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

 

Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” ХIV республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

 

Әлеге бәйге 2004 елдан бирле үткәрелә. Җиңүчеләрне тугыз номинациядә ачыклыйлар. Быел оештыручылар барлыгы 1944 гариза кабул иткән. Шулар арасыннан иң яхшы 160 эшне сайлап алганнар.

 

“Бәйгедә кызык һәм гаять көчле проектлар катнашуын күрәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстаннан гына түгел, ә илнең башка төбәкләреннән дә, чит илдән дә гаризалар килгән”. Президент әйтүенчә, проектларны республика белән генә чикләргә ярамый. “Аларны дөнья күләмендә тарату юлларын эзләргә кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!