ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Дәүләт Советы Рәисе Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты

 

Дәүләт Советы Рәисе, Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча  комиссиясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия Закон чыгаручылар советы, Закон чыгаручылар советы Президиумы һәм комиссияләре утырышларында катнашты.

 

Социаль туклануны оештыру, авыл территорияләрен үстерү, шулай ук этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү, әйләнештә йөртүне закон нигезендә җайга салу, “Балаларга тигез мөмкинлекле өстәмә белем бирү” өстенлекле проектын тормышка ашыру парламентчыларның төп игътибар үзәгенә алынды. Утырышлар РФ Федераль Җыены Федерация Советында узды.

 
Көннең беренче яртысында Ф.Мөхәммәтшин Халыкара хезмәттәшлек проблемалары комиссиясе утырышын үткәрде. Киләсе елның июнендә Казанда Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия  интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитетының күчмә утырышын үткәрү планлаштырыла. “Комиссиябез әгъзаларының әлеге чарада катнашу формаларын эзләп табарбыз дип уйлыйм”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 
Закон чыгаручылар советы Президиумы кысаларында исә парламентчылар балаларга тигез мөмкинлекле өстәмә белем бирү темасын күтәрде. Мәгариф оешмалары белем бирүне бер сменада оештырганда гына барлык укучылар өчен түгәрәкләр, факультативларга йөрү мөмкинлеге тудырырга була, дигән фикерен җиткерде депутатлар һәм сенаторлар. Республика парламенты башлыгы исә Татарстанда балаларга өстәмә белем бирүдә WorldSkills стандартларының гамәлгә кертелүен билгеләп үтте.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!