ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Ел башыннан бирле Татарстанда 21,7 миллиард сумлык автокредит рәсмиләштергәннәр

 

Ел башыннан бирле Татарстанда 21,7 миллиард сумлык автокредит рәсмиләштергәннәр. Әле­ге күрсәткеч буенча без ил төбәкләре арасында беренче бишлеккә эләккән.

 

Яңа машина өчен иң күп кредитны Мәскәүдә (55,8 миллиард сум) биргәннәр. Икенче урында – Санкт-Петер­бург (37,1 миллиард сум). Мәскәү өлкәсе (35,8 мил­лиард сум) исә өченче баскычта. Күрше Башкортстан халкы да калышмый. Быел алар 19,4 миллиард сумлык автокредит рәсмиләш­тер­гән. Рульдә йөрим дип бурычка батучылар саны Ярославль өлкәсендә (3,3 миллиард сум) азрак. Ил күләмендә әлеге күрсәткеч 485 миллиард сумны тәшкил иткән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!