ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Иртәгә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

15 декабрьдә Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәгечә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Казанда ярминкәләр түбәндәге ярминкә һәм чатыр мәйданчыкларында оештырыла:

Совет районында Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә) ярминкә узачак, анда Балык Бистәсе муниципаль районыавыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

«Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграрный ур., 2) ярминкә мәйданчыгы территориясендә 1 декабрьдә Апас, Арча, Балтач һәм Мамадыш муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак.

Яңа Савинрайонында «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Монда Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре үз продукциясен алып киләләр.

Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка үз продукциясен Питрәч муниципаль районы хезмәтчәннәре тәкъдим итәчәк.

Киров районында Чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин ур., 20) Чүпрәле муниципаль районы җитештерүчеләренең авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак, ә «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы  мәйданчыкта (Краснококшайский ур., 152/2) Тәтеш муниципаль районы авыл хезмәтчәннәренең продукциясе булачак һәм Юдино поселогында Тимерюлчыларның Мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкта (Юдино пос., Ильич ур., 1) ярминкә эшләячәк.

Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә уза. БиредәТеләчемуниципаль районы фермерлары үз продукциясен тәкъдим итәчәкләр.

Идел буе районында«Проспект» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) Алексеевск муниципаль районы вәкилләренең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта (Шамил Усманов ур., 1) оештырыла, биредә «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ һәм «РАЦИН» АҖ вәкилләре була.

Моннан тыш,авыл хуҗалыгы продукциясен сату Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай Яр буе ур., 16 (”Төзүче” стадионы”), «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин ур., 115) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы,Чулман проспекты). Биредә Сарман, Әгерҗе, Менделеевск һәм Минзәлә районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!