ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда “Суворовец” һәм “Алтын Барс” боз сарайлары ачылды

Бүген Татарстанда берьюлы “Суворовец” һәм “Алтын Барс” боз аренасы ачылды. Казан Суворов хәрби училищесы мәйданында “Суворовец” боз сарае, ә Чүпрәле районында -“Алтын Барс” боз аренасы эшли башлады, дип хәбәр итә "Татар-информ".

“Бүген бездә истәлекле вакыйга: Казанда һәм Иске Чүпрәле авылында боз сарайлары ачылды. Республикада физик культура һәм спортка, шулай ук хоккейга зур игътибар бирелә”, - диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин. Ул Суворов училищесына спорт кирәк-яраклары алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

 

Россия оборона министры Сергей Шойгу истәлекле вакыйга белән видеоконференцэлемтә режимында тәбрикләде. «Бүген сез көчле, кыю, өлгер булып үссен өчен өч искиткеч шугалак ачабыз. Бу эшкә берничә ел элек башлангыч салынган иде. Күпчелек уку йортларында яхшы заманча спорт корылмалары – бассейннар, спорт заллары һәм шугалаклар бар», – диде ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/15/177128/

Бу вакыйга белән видеоконференцэлемтә аша Россия оборона министры Сергей Шойгу да тәбрикләде. «Бүген сез көчле, кыю, өлгер булып үссен өчен өч искиткеч шугалак ачабыз. Бу эшкә берничә ел элек башлангыч салынган иде. Күпчелек уку йортларында яхшы заманча спорт корылмалары – бассейннар, спорт заллары һәм шугалаклар бар», – диде ул.

 

Хәзер республикада 43 ябык түбәле боз сарае, 655 ачык хоккей тартмасы бар, аларның күбесендә җылы киенү-чишенү урыннары булдырылган. Татарстанда 31 мең кеше хоккей белән шөгыльләнә. “Болар барысы да безнең “Ак Барс” хоккей командасының уңышлары аркасында”, - диде Татарсан Хөкүмәте җитәкчесе.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров видеоэлемтә режимында муниципалитетта яшәүчеләр исеменнән республика җитәкчелегенә Яңа ел бүләге – яңа боз аренасы өчен рәхмәт әйтте.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева “Алтын Барс” боз аренасына спорт җиһазлары өчен сертификат тапшырды һәм бүген ачылган боз сарайларында иң матур җиңүләр теләде.

Объектларның тантаналы ачылышы видеоконференцэлемтә рәвешендә узды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!