ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бүген "Ак барс" "Автомобилист"ка каршы уйный

 

Бүген Казанның "Ак барс" командасы Екатеринбургның "Автомобилист" хоккейчыларына каршы уйный. Очрашу кичке сәгать җидедә башлана.

 

Әлегә кадәр ике команда үзара 33 мәртәбә уйнаган. Казаннар исәбендә 21 җиңү бар. Быел көндәшләр бер мәртәбә очрашырга өлгерде инде. Екатеринбургта узган уенда "Ак барс" 4:3 исәбе белән җиңү яулады. Казаннарның алкаларын Иржи Секач (2), Пол Постма һәм Роб Клинкхаммер кертте.

 

Яңа сезон башында рәттән 18 очрашуда җидү яулаган көндәшләр Көнчыгыш конференциясендә беренче урында баруын дәвам итә. Екатеринбург командасының 63 очкосы бар. "Ак барс"ныкы – 59, Зиннәтулла Билалетдинов командасы өченче урында.

 

 

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!