ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов ел йомгаклары буенча Татарстанның иң яхшы спортчыларын бүләкләде

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел спортчысы» тантанасында катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


2018 ел үзенең вакыйгаларга байлыгы белән аерылып тора, диде ТР спорт министры Владимир Леонов. «Кышкы Олимпия уеннарында татарстанлы спортчылар беренче мәртәбә дүрт медаль яуладылар, тагын өчесе – Параолимпиадада. Уенчы командаларыбыз да безне шатландырдылар. „Ак Барс“ өченче тапкыр чемпион булды, „Зенит-Казан“ барлык трофейларны да яулады, шулай ук башка командаларыбызның да казанышлары белән горурланабыз. Барлык халыкара беренчелекләрдә һәм чемпионатларда безнең спортчылар 310 медаль алдылар», - диде ул.


Рөстәм Миңнеханов барлык атлетларга һәм тренерларга Татарстан спортын данлауга зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең һәр җиңүегез – безнең республика һәм тулаем ил җиңүе. Татарстанда спорт инфраструктурасын яңарту, яшь талантлар тәрбияләү буенча системалы эш алып барыла, бу исә үз нәтиҗәләрен бирә», - диде ТР Президенты.


Спорт Татарстанның үзенчәлекле брендына әверелде, диде ул «Безнең республика иң спорт сөюче дип санала. Бу – сезнең казаныш. Безгә спортта үзләренең беренче уңышларын яулаган яшь егетләрне күрү дә зур сөенеч. Без бу җиңүләргә ныклы нигез салган ветераннарыбызга да рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов.


Аннары Татарстан Президенты кичәнең төп бүләкләрен тапшырды. «Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән иң яхшы спортчы» бүләген хатын-кызлар арасында биатлон һәм чаңгы узышлары буенча Россиянең атказанган спортчысы Марта Зәйнуллина алды. Быел ул Пхенчханьда кышкы Паралимпия уеннарының көмеш һәм ике тапкыр бронза призеры булды.

Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән иң яхшы спортчы дип ир-атлар арасында бадминтон буенча Европа чемпионатларының ике мәртәбә бронза призеры, Россия Чемпионы, 2018 елгы Россия Кубогы иясе Олег Донцов танылды.


«Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы» бүләген хатын-кызлар арасында Көньяк Кореядәге Олимпиадада көмеш медаль яулаган тимераякта фигуралы шуучы Евгения Тарасова алды. Ир-атлар арасында «Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы» бүләге чаңгы узышлары буенча 2018 елгы кышкы Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призеры Андрей Ларьковка бирелде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!