ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бәйрәмнәрдә алкоголь белән агуланучылар саны биш тапкыр арта

Бәйрәм көннәрендә алкоголь продукциясе белән агуланучылар арта. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте.
 
Аның сүзләренчә, гадәти көннәрдә агуланып, хастаханәгә эләгүчеләр 2-3 булса, бәйрәм көннәрендә мондыйлар саны 25-30 га җитә.
 
Белгеч әйтүенчә, сыйфатсыз алкоголь яисә кирәгеннән артык алкоголь кулланудан хастаханәгә эләгүчеләр арасында хатын-кызлар күбрәк. «Шулай ук спиртлы эчемлекләрне беренче тапкыр гына кулланучылар да бар», – диде Алия Насыйбуллина.

 

Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда өч кеше, алкоголь белән агуланып үлгән.  Белгеч сүзләренчә, алкоголь белән агуланучылар саны иң күбе гыйнвар аенда исәпләнә. «Яңа ел бәйрәмнәрендә генә түгел, гыйнвар азагына кадәр алкогольдән агуланучылар күп була. Сыйфатсыз яисә артык күп спиртлы эчемлекләр кулланудан үлүчеләр дә бар. Узган ел шундый өч очрак теркәлгән. Мәрхүмнәр 35-50 яшьлек ир-атлар», – диде Алия Насыйбуллина.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!