ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Кытайда калган Татарстан туристларын Казанга махсус очкыч белән алып кайтачаклар

 

Кытайның Хайнань утравында калган Татарстан туристларының икенче төркеме бүген кайтып җитәчәк. Башта алар Мәскәүгә кайтачак, анда исә аларны Казанга кадәр махсус очкыч көтә. Татарстан Хөкүмәте әнә шундый карар кабул иткән. Бу хакта республиканың туризм буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

 

Санья каласыннан Мәскәүгә юл тоткан очкыч иртәнге сәгать тугызынчы яртыда күтәрелгән. Ул Россия башкаласына кичке сәгать җиденче яртылар тирәсендә килеп җитәр дип көтелә. Очкычка барлыгы 343 кеше утырган. Аларның 174е – Татарстаннан киткән туристлар.

 

Татарстан Президенты күрсәтмәсе нигезендә, якташларыбызны Казанга махсус очкыч белән алып кайтачаклар. Алар кичке тугызда "Внкуово" аэропортыннан юлга чыгар дип көтелә. Билгеле булганча, Кытайга китеп, вакытында юлга чыга алмаган туристларның беренче төркеме узган сишәмбедә кайтты.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!