ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Әҗәте булган машина йөртүчеләргә көн бетә


Алабугада "Юл приставы" дип аталган электрон система эшли башлады. Әҗәте булган машина йөртүчеләрнең исемнәре теркәлгән базага тоташтырылган әлеге видеотеркәгеч – Татарстанда куелачак җиде системаның чираттагысы.


Камера әҗәтле кешенең машина номерын күреп алышка, аппаратка сигнал килеп ирешә. Алабугада куелган видеотеркәгеч ярдәмендә бер көн эчендә 30 кешедән 60 мең сум күләмдә әҗәт җыеп алынган. Нигездә, машина йөртүчеләр коммуналь хезмәт, пенсия фонды һәм салым органнарына әҗәтле булган.


"Юл приставы" шәһәрнең теләсә–кайсы почмагында "кизү торачак".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр