ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда мәрсин балыгы уылдыгын сатучыларны тоткарлаганнар

 

Казанда мәрсин балыгы уылдыгын сатучыларны тоткарлаганнар. ТР буенча РФ Тикшерү комитеты Владивостокта туып-үсүчеләрне РФ Кызыл китабына яки РФ халыкара килешүендә саклана торган кыйммәтле кыргый хайваннарны һәм балыкларны законсыз чыгару һәм әйләнештә йөртүдә гаепли.


РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, быел гаепләнүчеләр социаль челтәрдәге бер төркемдә су биоресурсларының аеруча кыйммәтле төрләренә караган балык һәм калуга уылдыгын сату турындагы мәгълүматны урнаштырганнар. Әйтик, 8 августта Казанда тоткарланган кешеләрнең берсе оператив-эзләү чараларын үткәргән полиция хезмәткәрләренә 500 гр кара уылдык саткан. Тикшерү уылдыкның саклана торган балык уылдыгы икәнен раслады. 13 декабрьдә 500 гр кара һәм 1 кг кызыл уылдык сатканда, каракларны тоткарлыйлар. Тентү барышында полиция хезмәткәрләре 800 кг чамасы төрле диңгез продуктлары, шул исәптән 8 кг кара уылдык алган.


Гаепләнүчеләр үз гаепләрен өлешчә таныган. Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү дәвам итә, җинаятьнең тулы шартлары ачыклана.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!