ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Азнакайда Эльвин Грейның концертын өзгәннәр

 

Популяр артист Elvin Greyның Татарстан районнары буйлап гастрольләре бара. Кичә җырчы Азнакайда концерт белән чыгыш ясарга тиеш иде.


Әмма бу концертны булдырмаска теләүчеләр барлыкка килгән! Концерт башланып, берничә минут үтүгә Радик үзенең Инстаграмында концерт булган мәдәният йортында эвакуация үткәрелүе хакында хәбәр итте. Шул рәвешле, тиз арада полиция хезмәткәрләре килеп, бинаны этләр белән тикшерергә мәҗбүр булган. Радикның сүзләренә караганда, таныш булмаган номердан шалтыратып, бинада шартлаткыч булуы хакында хәбәр килгән. Шартлау куркынычы булмаганлыктан, тикшерү үткәннән соң, концертка килгән тамашачыларны бинага кире керткәннәр, дип хәбәр итә "Сәхнә" журналы.


Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре сүзләренә караганда, ялган хәбәр белән шалтыратучы кеше психдиспансерда учетта тора. Бу мәсьәлә буенча тиз арада җинаять эше кузгатылачак, дип хәбәр итте алар.


Бернигә дә карамастан, тикшерү эшләре тәмамлану белән җырчы туктатылган тамашаны дәвам иттергән. Инде кайту юлына борылган тамашачылар да яңадан концерт залына кире җыелган. Бу кичне халыкның кәефен бозган начар хәбәрләрне Радикның дәртле җырлары оныттыргандыр дип өметләнәбез.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!