ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Ак барс" үз бозында "Металлург"ка оттырды

 

Казанның "Ак барс" командасы үз бозында Магнитогорскиның "Металлург" уенчыларына оттырды. Кунаклар буллитлар ярдәмендә 4:3 исәбе белән җиңүгә иреште.

 

Очрашуда исәпне "Ак барс" уенчылары ачты. Алдагы матчта ике мәртәбә уңышка ирешкән Артем Михеев бу юлы да алка кертте. 13 секундтан исә Джастин Азеведу исәпне 2:0 ясады.

 

Кунаклар икенче периодта бер алкага бу очрашуда капитан вазыйфасын башкарган Данис Зарипов җавап бирде һәм исәп 3:1 булды. Очрашуның өченче өлешендә исә "Металлург" көчлерәк булып чыкты. Исәпне тигезләгән алканы алар уенның төп вакыты тәмамланырга 34 секунд калганда керттеләр.

 

Өстәмә вакытта уңышка ирешүче булмагач, җиңүчене буллит сериясе буенча ачыкларга туры килде. Казаннар бу мөмкинлектән файдалана алмады һәм рәттән өч җиңүдән соң җиңелү ачысын татырга туры килде. Киләсе уенны "Ак барс" 21 декабрьдә үз бозында "Трактор"га каршы уздырачак.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!