ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсында җиңүче Александра Лебедева белән очрашты

 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов идарәчеләрнең «Россия лидерлары» бөтенроссия конкурсында җиңүче Александра Лебедева белән очрашты.


Искәртәбез, Татарстан вәкилләре Александра Лебедева һәм Илнар Гыйрфанов 2017-2018 еллар «Россия лидерлары» сайлап алу конкурсының беренче циклында 103 җиңүче арасына керде. Бу проект кысаларында Рөстәм Миңнеханов ел дәвамында Александра Лебедеваның остазы булды.


Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Александра Лебедева идарәчеләрне сайлап алуның яңа этабын оештыру үзенчелекләре, шулай ук 2019 елның февралендә чираттагы бәяләү процедураларында катнашучы Бөтенроссия конкурсының ярымфиналчылары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Александра Лебедева үзе катнашкан чаралардан булган хисләре белән уртаклашты. Сүз республика территориясендәге төрле проектлар турында бара.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!