ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Иртәгә Татарстан Журналистлар берлеге төзелгәнгә 100 тула

 

Иртәгә Татарстан Журналистлар берлеге төзелгәнгә 100 тула. Шул уңайдан оешма рәисе Римма Ратникова каләм әһелләренә котлау сүзләрен юллады.


"Моннан нәкъ йөз ел элек – 1918 елның 21 декабрендә Ка­зан­ның берничә газетасы (алар арасыннан – “Эш”, “Знамя революции”, “Канаш”), инициатив төр­кем булдырып, төркем утырышында берләшү зарурилыгы мәсьәләсен күтәргән. Шулай итеп, алар 2018 елның 26 де­кабрендә Казан Журналистлар берлеген оештырган. Бүгенге Татарстан территория­сендә тәүге иҗтимагый оешмага әйләнгән ул. Казан һәм Казан губерна­сының профессиональ журналистлар берләшмәсе бүген­ге Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенә башлангыч биргән. Кызганычка, ул берничә тапкыр үзгәртелүгә дучар булып, 1930 елда юкка чыгарылган.


Журналистлар берлеге инде узган гасырның 50 нче еллары азагында торгызылган. Галим Рябков, Барый Корбанов, Юрий Любимов, Самуил Оффенгенден, Мәрьям Дибаева, Михаил Петров, Шәмси Хамматов кебек журналистлар, бик катгый сайлап алу шартлары аша узып, СССР  Журналистлар берлегенең республикабыздагы тәүге әгъза­ларына әйләнгән. Яңа чакырылыш ТАССР Журналистлар бер­ле­генә барлыгы 53 әгъза кергән. Алар иң талантлы, инициативалы, югары дәрәҗә­дә һөнәри осталыкка ия журналистлар буларак, әнә шушы беренчелек хокукына ирешкән.


Иҗади берлек, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм һәр журналист язмышы илебез, рес­публикабыз, шәһәр-район тормышына аерылгысыз бәйле. Жур­налистлар Бөек Ватан сугышы фронтларында каләмне штык­ка тиңләп көрәшкән, кирза итекләр киеп, Татарстан нефтенә тәүге юл яручылар сафында барган, КамАЗ комсомол төзелеше ударникларының хез­мәт батырлыкларын яктырткан, 90 нчы елларда сүз иреге өчен көрәшкән.
Бүген Татарстан Журналистлар берлеге – республикабызның иң зур иҗади берлеге. Ул үзенең сафларында, милләтенә, сәяси карашлары яисә, үзләренең мас­сакүләм мәгълүмат чарала­ры­ның милек формасына бәйсез рәвеш­тә, газета һәм журналлар реда­к­ция­ләрендә, радио һәм те­леви­де­ниедә эшләүче һәм эшлә­гән, үз һөнәрен яратучы меңнән артык төрле буын журналистларын бер­ләштерә. Безне яраткан һөнә­ре­без берләштерә! Безне үзебез­гә иҗат рухы биреп торучы туып үс­кән республикабыз берләште­рә!


Хөрмәтле коллегалар! Сезне күренекле бәйрәм – иҗат берлегебез – Татарстан Журналистлар берлеге оештырылуга йөз ел тулу уңаеннан котлыйм! Журналистлар хәрәкәтендә актив катнашучы, журналистика өлкәсенә туг­рылыклы хезмәт итүчеләрнең һәммәсенә зур рәхмәт. Интернет һәм барлык өлкәләргә санлаштыру форматы үтеп кергән бер мәлдә, һөнәрегезгә тугрылык, уку­чыларыгыз, тыңлау­чы­лары­гыз, тамашачыларыгызның ышанычын аклауны телим!" – диелә котлауда. 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!