ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Балтач районының Башкарма комитеты җитәкчесе итеп көрәш чемпионы билгеләнгән

 

Балтач районының Башкарма комитеты җитәкчесе итеп танылган көрәшче Айдар Хәйретдинов билгеләнгән. Өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы егерме алтынчы утырышында әнә шунда карар кабул ителгән.

006

40 яшьлек Айдар Хәйретдинов моңа кадәр Балтач районы эчке эшләр бүлегендә хезмәт итте, Теләче эчке эшләр бүлеге белән җитәкчелек итте, «Росгосстрах» иминиятләштерү оешмасының Балтачтагы агентлыгы башлыгы булып эшләде.

 

Айдар Хәйретдинов – көрәш буенча атказанган спорт остасы. Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы. Татарча көрәштә алты тапкыр – Россия, җиде мәртәбә Татарстан чемпионы булып танылды. "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил ярышларын 10 тапкыр отты. 



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!