ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанның "Салават күпере" торак комплексында 18 катлы торак йорт файдалануга тапшырылды

 

Казанның "Салават күпере" торак комплексында икенче чиратның алтынчы йорты тапшырылды. Наил Йосыпов урамындагы 18 катлы 102 фатирлы 3б номерлы йортта (төзелеш адресы - 8-6) яңа фатир алучылар социаль ипотека программасында катнашучылар булдылар, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының матбугат хезмәте.


Торак комплекстагы барлык фатирлар да чиста отделкада тапшырыла, электр плитәләре, су чистарту фильтрлары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык көйләү һәм янгын турында хәбәр итү җайланмалары белән җиһазландырылган.


Бәйрәм чарасында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Владимир Никифоров, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев һәм Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов катнашты.


Владимир Никифоров сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр "Салават куперендә" 697 фатирга исәпләнгән тагын өч йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла, аларның иң беренчесе 102 фатирлы 8-5 номерлы йорт булачак.


2005 елдан хәзерге вакытта социаль ипотека программасы кысаларында Татарстанның 114,2 мең гаиләсе үзләренең торак шартларын яхшырткан. Шулардан 2018 ел башыннан бирле - 7 мең гаилә, шул исәптән Казанда – 3,1 мең гаилә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының мәгълүмат сәясәте төркеме.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!