ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бүген "Ак барс" Минскида "Динамо"га каршы уйный

 

Казанның "Ак барс" командасы узып баручы елның соңгы сәфәренә чыкты. Бүген Зиннәтулла Билалетдинов хоккейчылары Минскида "Динамо"га каршы уйный. Очрашу кичке сәгать биштә башлана.

 

Әлегә кадәр көндәшләр КХЛда 20 мәртәбә очрашкан. Казаннар исәбендә 15 җиңү бар. Быел командалар бер мәртәбә уйнарга өлгерде инде. 3 сентябрьдә Казанда узган уенда хуҗалар 2:0 исәбе белән җиңү яулады.

 

Минскидан соң "Ак барс" башта Сочига, аннары Мәскәүгә юл тота. Елның соңгы матчын якташларыбыз 30 декабрь көнне үз бозында "Нефтехимик"ка каршы уздырачак

 

 

 

 

 

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!