ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанның «Иң көчле чаңгычылары ярышы» җиңүчеләре билгеле булды

 

Зәйдә «Татарстанның иң көчле чаңгычылары ярышы» җиңүчеләре билгеле булды. 2018 елда җиңү өчен республиканың 24 шәһәреннән һәм районыннан 220 спортчы көч сынашты, дип хәбәр итә Татарстанның спорт министрлыгы.


Чемпионат программасында ирекле һәм классик стильдә узышлар булды. Хатын – кызлар 5 һәм 10 км. ир-атлар-10 һәм 15 км. дистанцияләрдә ярыштылар.


Хатын-кызлар һәм яшүсмер кызлар арасында ярышларның беренче көнендә Лариса Рясина (ТР җыелма командасы) ирекле стиль белән 10 километрлы узышта җиңү яулады. Ир-атлар һәм яшүсмерләр арасында 15 километр дистанциядә Рифат Сафиуллин иң яхшы нәтиҗә күрсәтте (Татарстан Республикасы җыелма командасы).


Кызлар арасында 5 км га ирекле стиль белән узышта беренче урынны Дарья Зубарева алды (Ф.Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Зәй шәһәре). Ә егетләр арасында классик һәм ирекле стиль белән 10 км дистанциядә Ленар Ибәтов (Кукмара районы) җиңү яулады.


Хатын-кызлар арасында классик стильдә 5 км дистанциядә Ольга Сергеева (ДЮСШ-Бөгелмә) җиңү яулады. Ирләр арасында классик стильдә 10 км дистанциядә Рифат Сафиуллинга (ТР җыелма командасы) тиңнәр булмады.


Шәһәр оешмалары арасында команда беренчелегендә беренче урынны Зәй шәһәре алды, икенче урында – Казан шәһәре, өченче урында – Түбән Кама шәһәре.


Авыл спорт оешмалары арасында беренче урынны Сарман районы алды, Саба спортчылары – икенче, Азнакай районы өченче урынны алды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!