ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш Советы президиумы утырышында катнашты

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар Советы президиумы утырышында катнашты. Чара илнең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Ул хәбәр иткәнчә, бүген Илкүләм проектлар Советы президиумының йомгак утырышы. «Без узып баручы елдагы эшебезгә йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнарыбыз турында сөйләшәбез. Безнең белән федерациянең барлык субъектлары да, һәм монда илкүләм проектлар өчен җаваплы барлык ведомстволар җитәкчеләре, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең шул мәсьәләләрне алып баручы урынбасарлары катнаша, - диде Дмитрий Медведев. – Ел үзенчәлекле булды. Президент указында яңа бурычлар, икътисадый үсеш, социаль өлкә максатлары куелган иде. Аларга ирешүгә дәүләтнең күп ресурслары, бизнес ресурслары, иҗтимагый ресурслар юнәлдерелде. Кыска вакытлар эчендә без төрле тармакларда зур уңышларга ирешергә тиешбез».



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!