ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – Татарстанның барлык территориясендә уңайлы эшлекле мохит булдыру

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары булган эшкуарлар белән очрашты. Очрашуда Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев та катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Татарстанның төбәкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлегенә зур өлеш кертә.


«Безнең республиканың өстенлеге – эшкуарлыкны үстерүдә. Безнең тиешле программаларыбыз бар, төрле ярдәм рәвешләре эшләп килә. Бу эшкә без барлык муниципалитетларыбызны да җәлеп итәбез. Атна саен районарыбызда бизнес торышы турында нотыклар тыңлыйбыз», – диде ТР Президенты.

Эшкуарлар республиканы икътисадый үстерүдә мөһим урында тора, диде Рөстәм Миңнеханов. «Безнең бурыч – Татарстанның барлык территориясендә уңайлы эшлекле мохит булдыру», – диде ул.


Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев сүзләренчә, бүген Татарстанда бизнеска ярдәм итү өчен кирәкле инфраструктура булдырылган, моңа технопарклар, сәнәгать мәйданчыклары, ташламалы режимлы территорияләр керә. Даими рәвештә хакимият вәкилләре белән эшкуарлар арасында турыдан-туры аралашу мәдәнияте  үстерелә, актуаль темалар турында фикер алышына. Иң катлаулы һәм системалы мәсьәләләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советы кысаларында хәл ителә.


Азакта Татарстан Президенты ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзаларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!