ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты ярышларын карарга теләүчеләр өчен бушлай шаттллар ачылачак

 

Казанда киләсе елда узачак WorldSkills дөнья чемпионаты ярышларын теләгән һәркем карый алачак. Моның өчен чемпионатны уздыру көннәрендә махсус рәвештә "Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгенә кадәр бушлай шаттллар ачылачак, анда төп ярышлар узачак. Бу хакта бүген "Эфир" телеканалындагы "Тема" тапшыруы барышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин сөйләде, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының матбугат үзәге.


Ноябрь аенда Татарстанда 9 торак пунктның 38 мәйданчыгында WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатының төбәк этабы узды. Катнашучылар 136 компетенция буенча көч сынашты. Иң көчлеләре 2019 елда Казанда узачак дөнья этабында үз илләрен тәкъдим итәчәк Россия җыелма командасына керәчәк. "Казанның иң яхшы профессиональ осталары ил командасына һәм Россия җыелма командасына керер дип өметләнәбез", - дип билгеләде И.Метшин. Ул шулай ук Чемпионатка төрле һөнәр ияләре һәм профессионаллар гына түгел, теләгән һәркем һәм шәһәр кунаклары да килә алачак, дип өстәде: "Бу искитмәле вакыйга – 60 компетенция, иң яхшы осталар гадәти булмаган әйберләр ясыйлар. Аны тоеп карау кирәк. Без бу шул исәптән яшьләр өчен эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен һәм ролен дә күтәрер дип өметләнәбез".


Исегезгә төшерәбез, WorldSkills - халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның максаты - һәр аерым илдә дә, бөтен дөньяда да һөнәри осталык ярышларын оештыру юлы белән эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм һөнәри белем бирүне үстерү.


Шунысын да өстәп үтик, дөнья чемпионаты ачылу һәм ябылу тантаналарының рәсми мәйданчыгы Казанның Үзәк стадионы булачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!