ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

2018 елдан башлап Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше күләме 18 млрд доллардан артып киткән

2018 елның беренче өч кварталында Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше күләме 9 процентка диярлек үсеп, 18 миллиард доллардан артып киткән. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шундый саннар китерде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

"Узган елда республиканың тышкы сәүдә әйләнеше күләме 40 процентка артып, 16,9 миллиард АКШ доллары тәшкил итте. 2018 елда да әлеге күрсәткеч үзенең уңай динамикасын саклап калды. Өч квартал нәтиҗәләре буенча үсеш 9 процент тәшкил итте", - диде ул.

Киләсе елда Евразия икътисади берлеге кысаларында икътисади кооперацияне үстерү һәм чит ил партнерлары белән эшлекле элемтәләрне җайга салу күздә тотыла. Моннан тыш, Татарстан шул исәптән Россия белән Кытайны тоташтыра торган транспорт, логистика һәм сәүдә коридорлары формалаштыруда катнашырга ниятли, диде Галимова.

ТР Президенты 2018 елда, БДБ, Европа, Азия, Африка илләре һәм АКШны да кертеп, чит илләргә 30 эш сәфәре кылган. 130дан артык чит ил делегациясе республикага килгән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!