ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

30 декабрьдә Казандагы Зәңгәр күл төбен яңа ел чыршысы бизәячәк

 

30 декабрьдә Зәңгәр күл төбендә 40 дайвер һәм Казан дәүләт медицина университеты студентлары яңа ел чыршысы урнаштырачаклар. Гадәти булмаган акция 11.00 сәгатьтә башлана.


Дайверлар белән бергә күл төбенә төшеп, чыршы тирәсендә әйләнергә барлык теләүчеләрнең мөмкинлеге бар. Яр буенда бәйрәм кунакларын Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук кайнар чәй һәм пилмәннәр көтәчәк. Яңа елны шулай каршы алу – шәһәрнең су асты йөзүе клубының традицияләренең берсе.


Моннан кала, акциядә катнашучыларның чаңгыда, таудан шуу мөмкинлекләре булачак, дип хәбәр итә КДМУ матбугат хезмәте.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!