ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бүген "Ак барс" Мәскәүдә ЦСКАга каршы уйный

 

Бүген Казанның "Ак барс" командасы Мәскәүдә җирле ЦСКАга каршы уйный. Матч кичке сәгать сигезенче яртыда башлана.

 

Әлегә кадәр ике команда КХЛда 26 матч уйнаган. Казаннар исәбендә16 җиңү бар. Билгеле булганча, узган ел көндәшләр Гагарин Кубогы финалында очрашты. Биш матчка сузылган сериядә "Ак барс" 4:1 исәбе белән өстен чыкты. Аның каравы, быелгы сезонда узган очрашуда мәскәүләр Зиннәтулла Билалетдинов командасы капкасына биш җавапсыз алка кертте.

 

Бүгенге матч – Казан командасының быел чит бозда уздырган соңгы очрашуы булачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!