ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты Казан кызының Мәскәүгә Кремль Чыршысына бару теләген тормышка ашыра

 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә  Россия Дәүләт Советы утырышы кысасында “Теләкләр Чыршысы” хәйрия акциясендә катнашкан иде. Әлеге чара авыру, ятим кешеләрнең, күп балалы гаиләләрдә яшәүчеләрнең  хыялын тормышка ашыруны күздә тота. Рөстәм Миңнеханов Чыршыга эленгән өч открытка алды.


Открыткаларның берсендә  Казан төзелеш көллияте студенты Полина Щербичның теләге язылган. Кызның Мәскәүгә Кремль Чыршысына барасы килгән. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Полинага юллама тапшырды. “Сәяхәттән кайткач, безгә үз тәэсирләрең турында да сөйләрсең”, – диде министр.








Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!