ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Магнитогорскидагы фаҗига уңаеннан Чиләбе губернаторының кайгысын уртаклаша

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Магнитогорскида торак йортта көнкүреш газы шартлау аркасында килеп чыккан фаҗига уңаеннан Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровскийга Татарстан хөкүмәте исеменнән кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

"Магнитогорскида торак йортта газ шартлавы нәтиҗәсендә кешеләрнең һәлак булуы һәм зыян күрүе турындагы хәбәрне авыр һәм күңелебезгә якын кабул иттек. Без туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын тирән уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын, харәбәләрне чистарткан һәм кешеләрне азат иткән коткаручыларга көч һәм ныклык, яшәү урынын югалтканнарга ярдәм итүне оештыруда нәтиҗәлелек телибез", - диелгән телеграммада.

Магнитогорскида җирле вакыт белән 6.00 сәгатьтә Карл Маркс урамы, 164нче йорт адресы буенча урнашкан торак йортның бер подъезды җимерелеп төште. Гадәттән тыш хәлнең төп сәбәбе – көнкүреш газы шартлау. Фаҗига нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак, 16 кеше эвакуацияләнгән, 68 кешенең язмышы билгеле түгел.

 

"Татар-информ"


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!