ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бүген "Ак барс" "Салават Юлаев"ка каршы уйный

 

Бүген Казанның "Ак барс" командасы үз бозында "Салават Юлаев"ка каршы уйный. Татнефть-Аренада узасы матч кичке сәгать биштә башлана.

 

Әлегә кадәр көндәшләр КХЛда 66 мәртәбә очрашкан. Ике команданың да 33әр җиңүе бар. Быел Казан һәм Уфа командалары ике мәртәбә уйнарга өлгерде инде. Ике матчта да "Ак барс" көчлерәк булып чыкты.

 

Яңа елның беренче матчында исә кичә Казан командасы үз бозында "Авангард"ны кабул итте һәм овертаймда 4:3 исәбе белән җиңү яулады.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!