ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

2018 елда Татарстанда 330 чакрым юл ремонтланды

2018 елда Татарстан Республикасында 330 чакрым төбәк автомобиль юллары ремонтланды, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Узып киткән елда шулай ук 87 чакрым юл һәм 9 күпер төзелде. Тагын 10 күпер төзекләндерелде.

Республикада 28 торак пункт барлыгы 69 чакрым озынлыкта каты өслекле юллар белән тоташтырылды.

Моннан тыш, Татарстанда гомуми озынлыгы 179 чакрымны тәшкил иткән 71 участокта юл хәрәкәте иминлеген ныгыту чаралары күрелде. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!