ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Эдуард Николаев "Дакар" раллиенең икенче этабын отты

 

"КАМАЗ-Мастер" командасы узышчысы Эдуард Николаев "Дакар" раллиенең икенче этабын отты. Чаллы спортчысы дистанцияне 3 сәгать, 47 минут һәм 51 секундта узды.

 

Финишка икенче булып "Ивеко" командасыннан Жерар де Рой килде. Ул лидердан 2 минут һәм 39 секундка артта калды. Өченче урынны "КАМАЗ-Мастер" вәкиле Дмитрий Сотников алды. Чаллы командасыннан Айрат Мәрдиев – бишенче, Андрей Каргинов исә җиденче булды.

 

Эдуард Николаев 7 гыйнварда старт алган раллинең гомуми зачетында да беренче урында бара.

 

Ике этаптан соң нәтиҗәләр түбәндәгечә:

 

Pos. #. Name Make Time Gap
1 500 NIKOLAEV EDUARD KAMAZ 04:56:56 00:00:00
2 503 DE ROOY GERARD IVECO 05:01:19 00:04:23
3 505 VILLAGRA FEDERICO IVECO 05:04:19 00:07:23
4 514 SOTNIKOV DMITRY KAMAZ 05:05:57 00:09:01
5 502 MARDEEV AIRAT KAMAZ 05:18:21 00:21:25
6 518 KARGINOV ANDREY KAMAZ 05:20:24 00:23:28

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!