ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтен бала табу очракларына 72 тапкыр чакыртканнар

 

31нче декабрьдән 6нчы гыйнварга кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8760 чакыру килгән, аларның 1119 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.


Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 7344 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 75 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 172 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 72 чакыру килгән.


972 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 38 тапкыр чакыртылганнар, аларда 16 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 13 тапкыр чакыртылган, биредә 2 кеше зыян күргән.


Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 1005кә арткан. Юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле чакырулар саны 13кә кимегән, янгыннарга – 13кә, мидәге кан әйләнеше бозылу очракларына – 3кә. Бала табы очракларына чакырулар саны 9га арткан, миокард инфарктына – 16га. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 211гә кимегән, дип хәбәр Казан Башкарма комитетының матбугат хезмәте.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!