ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Хөкүмәт тарафыннан пенсия алды яшендәге гражданнарны һөнәри укыту программасы расланды

 

2024 елга кадәрге чорга пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча махсус программа, шулай ук мондый укуларны оештыру планы 2018 елның 30 декабрендәге 3025-р номерлы РФ Хөкүмәте карары белән расланды. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Программаны тормышка ашыру пенсия яше артуга бәйле рәвештә пенсия алды яшендәге гражданнарны дискриминацияләүгә юл куймый торган икътисади, социаль шартлар тудырырга, аларның хезмәт эшчәнлеген элеккеге, шулай ук һөнәри күнекмәләр һәм физик мөмкинлекләре нигезендә яңа эш урыннарында дәвам итәргә ярдәм итәргә тиеш.


Программада катнашучылар - пенсия алды яшендәге гражданнар. Хөкүмәт документында бу категориягә гражданнарның картлык буенча, шул исәптән вакытыннан алда билгеләнә торган иминият пенсиясен алу хокукы бирә торган яшь җиткәнче 5 елдан артык булмаган кешеләр керә дип аныклана.

Программа координаторы буларак, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы программаны гамәлгә ашыру буенча РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнарына типлаштырылган тәкъдимнәр әзерли.

Программаны тормышка ашыру нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече булып һөнәри белем алган яки өстәмә һөнәри белем алган, пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр саны 85 проценттан да ким булмаска тиеш.


Ел саен, 2019 елдан башлап, һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү чаралары белән пенсия яшендәге кимендә 75 мең граждан тәэмин ителәчәк. 2024 ел ахырына 450 меңнән дә ким булмаган кеше белем алыр дип көтелә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр