ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Ак барс"тан Данис Зарипов КХЛның Казанда узасы "Йолдызлар матчы"нда чыгыш ясаячак

"Ак барс"тан Данис Зарипов КХЛның Казанда 19-20 гыйнвар көннәрендә узасы "Йолдызлар матчы"нда чыгыш ясаячак. Ул әлеге чарада инде җиденче мәртәбә катнаша.

Быелгы "Йолдызлар Матчы"нда имгәнгән булулары сәбәпле Патрик Херсли (СКА, Бобров дивизионы), Миика Койвисто («Динамо» Мәскәү, Бобров дивизионы), Никита Нестеров (ЦСКА, Тарасов дивизионы), Марк-Андре Граньяни («Куньлунь Ред Стар», Чернышев дивизионы) уйный алмаячак. Алар урынына оештыручылар Владислав Гавриков (СКА), Алексей Марченко (ЦСКА), Вадима Шипачёв («Динамо» Мәскәү) һәм Данис Зариповны чакырырга карар кылган.

 

Йолдызлар Матчында чыгыш ясаячак 44 уенчы арасына моңа кадәр Казаннан капкачы Владислав Подъяпольский белән сакчы Пол Постма чакырылган иде. Тамашачылар исә бу исемлеккә узган ел Гагарин Кубогын откан бер уенчының да эләкмәвенә ризасызлык белдергән иде.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр