ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Ак барс" Казанда Мәскәү "Динамо"сына оттырды

 

Казанның "Ак барс" командасы Татнефть-Аренада узган очрашуда Мәскәү Динамосына оттырды. Кунаклар 3:2 исәбе белән җиңү яулады.

 

Мәскәүләр очрашуның беренче периодында ук ике мәртәбә уңышка ирешә алды. Алкалар Брюквин һәм Шипачев исәбендә. Икенче периодта "Динамо" Брюквинның тагын бер алкасы ярдәмендә 3:0 исәбе белән алга чыкты.

 

Өченче период тулысынча хуҗалар өстенлеге белән узды. Башта Лукоянов, аннары уен тәмамланырга өч минут калып барганда Галиев исәпне 3:2 ясадылар. Әмма шул ук Галиевның кагыйдә бозып, ике минутка боздан куылуы хуҗаларга хәлиткеч һөҗүмне оештырырга мөмкинлек бирмәде.

 

Очрашу "Динамо"ның җиңүе белән тәмамланды. Бу – Зиннәтулла Билалетдинов командасының рәттән өченче җиңелүе. Ә КХЛда Казанда узачак "Йолдызлар Матчы" уңаеннан бер атналык тәнәфес башлана. "Ак барс" бу вакытта Берләшкән гарәп әмирлекләрендә җыен уздырачак. Киләсе уенны казаннар 23 гыйнвар көнне Хельсинкида җирле "Йокерит"ка каршы уздыра.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко