ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"КАМАЗ-Мастер"ның бер экипажын кеше таптаткан өчен "Дакар" ярышыннан төшереп калдырдылар

 

"КАМАЗ-Мастер"ның Андрей Каргинов җитәкчелегендәге экипажын кеше таптаткан өчен "Дакар" ярышыннан төшереп калдырдылар. Әлеге вакыйга раллинең бишенче этабында килеп чыкты.

 

Команданың рәсми сайтындагы хәбәргә караганда, ярышның бишенче этабында Каригинов машинасының алгы мостындагы редуктор сафтан чыккан. Шуңа күрә экипаж арткы тәгәрмәчеләр ярдәмендә генә хәрәкәт итә, идарә авырлаша. Юлда экипажга ярышны күзәтүче тамашачылар очрый. Машинаны күргәч, алар тирә-якка сибелә. Ә берсе өлгерә алмый. Абынып егылган кешенең аягы "КАМАЗ" тәгәрмәче астында кала. Йөртүче аны күрми, бу хакта финишка килеп җиткәч кенә белә.

 

Ничек кенә булмасын, оештыручылар алдагы ике этапта беренче урынны алган Андрей Каргинов экипажын ярыштан төшереп калдыру турында карар чыгара. "Безнең команда, кирәк булган очракта, зыян күргән кешегә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер", – диелә "КАМАЗ-Мастер"ның рәсми сайтындагы хәбәрдә. 

 

Әлеге этапта беренче урынны Эдуард Николаев алды, Дмитрий Сотников икенче булды. Алар гомуми зачетта да беренче ике урында бара.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр