ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады.

 

"Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм бу күркәм һөнәрне әле генә үзләштерә башлаган яшь каләм әһелләре, шулай ук матбугат басмасын әзерләүчеләр, бастыручылар һәм таратучылар! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.


XXI гасырны яңа технологияләр алга киткән чор дип атарга мөмкин.  Телевидение, радио, интернет-басмалар һәм гадәти вакытлы матбугат компьютер һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге  яңа казанышлар белән көннән-көн күбрәк кораллана. Ләкин көндәлек тормышыбызга электрон коммуникация чаралары никадәр тирәнгәрәк үтеп кермәсен, журналист сүзе элеккечә әһәмияткә ия булып кала һәм аңа ихтыяҗ кимеми.


Безнең илдә журналистлар аеруча ихтирамга лаек, һәрвакыт “алгы сызыкта”, вакыйгаларның үзәгендә кайный.  Җәмгыять сездән фактларны дөрес бәян итү белән беррәттән, яктыртылган вакыйгаларга карата тирән һәм гадел фикер дә көтә. Беркемгә дә сер түгел, нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чаралары күп очракта иҗтимагый фикер тудыра һәм рухи-әхлакый, сәяси юнәлеш бирә. Шуңа күрә сезнең иҗади осталыгыгыз,  социаль җаваплы мөнәсәбәтегез һәм сәяси өлгергәнлек, толерантлык, гаделлек кебек сыйфатларыгыз эшегезнең асыл нигезен тәшкил итә. 


Кадерле дуслар! Россия матбугат көне белән котлап, Татарстан медиа-җәмәгатьчелегенә бик мөһим һәм кирәкле хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен юллыйм.


Сезнең һөнәри осталык, тугрылык һәм актив граждан позициясе киләчәктә дә журналистика үсешенә,  Россия һәм Татарстан  халыкларының  милли матбугатын һәм мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа  иҗат уңышлары,  күтәренке рух һәм  исәнлек-саулык телим. Бәйрәм белән!" – диелә котлауда.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!