ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Ростов өлкәсендә торак йортта көнкүреш газы шартлау аркасында бер кешенең гомере өзелгән


Ростов өлкәсендә торак йортта көнкүреш газы шартлау аркасында бер кешенең гомере өзелгән, тагын җидесе зыян күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл бүген Шахты шәһәренең Хабаров урамындагы 19нчы йортта булган. Шартлау нәтиҗәсендә йортның сигезенче һәм тугызынчы катлары (барлыгы дүрт фатир) тулысынча җимерелеп төшкән.

Җимерекләр арасыннан җиде кешене, шул исәптән әнисе белән ике яшьлек сабыйны коткарганнар. Тугызынчы катта яшәгән бер кешенең гомере өзелгән. Тагын җиде кешенең язмышы билгесез.

Гадәттән тыш хәл булган урында ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 

"Татар-информ"

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!