ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Питрәч районы башлыгы күп балалы гаиләгә сыер бүләк иткән

 

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов күп балалы гаиләгә сыер бүләк иткән. Бу хакта районның "Алга" газетасы хәбәр итә.

 

Ирина Куприянова һәм Евгений Ярмолинский гаиләсендә алты бала, алар Колай авылында яшиләр. "Өч балабыз әле бик бәләкәй, алар сөт эчәргә ярата. Ә кибеттә сөт бәясе, үзегез беләсез, кыйммәт, әлегә гаиләдә ирем генә эшли, мин балалар белән өйдә утырам. Шуңа күрә мин район башлыгына мөрәҗәгать иттем. Илһам Миңнеханович мине бик игътибар белән тыңлады. Тик мин хыялыбыз шулай бик тиз тормышка ашыр дип ышанып та җитмәгән идем. Сөенечебез бик зур. Безнең гаилә өчен хуҗалыкта сыер барлыкка килү – бик зур вакыйга. Мондый бүләк өчен Илһам Миңнехановчика бик рәхмәтлемен. Безгә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт", – дип сөйли Ирина Куприянова.


"Бу бик тату һәм хезмәт сөючән гаилә, аларның хыяллары чынга ашырга тиеш, шуңа күрә без бу гаиләгә Яңа елга шундый бүләк ясау мөмкинлеген таптык", – ди Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов.

 

Буаз тана тиздән бозаулаячак. Шулай итеп, әлеге күп балалы гаилә икеләтә бүләк алды.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!