ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты: Прокуратураның нәтиҗәле эше кешеләрнең тормыш сыйфатында чагыла

«Бүген ТР Прокуратурасы хезмәткәрләре законлылык, хокук тәртибен тәэмин итү буенча катлаулы һәм җаваплы бурычларны үтәвен дәвам итә. Прокуратура коллективында югары квалификацияле хезмәткәрләр эшли. Алар өчен бурыч, намус, гаделлек һәм батырлык кебек төшенчәләр буш сүзләр генә түгел», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Прокуратура хезмәткәрләре алдында торган бурычларның катлаулылыгын һәм җаваплылыгын тулысынча бәяләү кыен. Прокуратураның координацион эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада җинаятьчелек кимүгә таба бара. «Нәтиҗәдә, боларның барысы да төбәкнең икътисадында һәм гражданнарның тормыш сыйфатында чагылыш таба», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм уңышлар теләде.

ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков искәрткәнчә, прокуратура оешкан көненнән алып үзенең төп бурычын үти – законнарның үтәлешен тәэмин итә.

Россиянең Генераль прокуроры Юрий Чайка Татарстан прокурорларын видеомөрәҗәгать форматында котлады. Аның сүзләренчә, прокурорларның хезмәте эш вакыты сәгатьләре һәм инструкцияләр белән генә чикләнми – бу еш кына формаль булмаган алымнар, стандартларга туры килмәүче карарлар кабул итүне һәм гражданнарның язмышында шәхсән катнашуны таләп итә торган эш.

Чара кысаларында Татарстан прокуратурасында эшләүчеләр һәм ветераннарга бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасы иҗат коллективлары һәм җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!