ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"КАМАЗ-Мастер" командасы "Дакар" раллиендә беренче урында баруын дәвам итә

 

Чаллының "КАМАЗ-Мастер" командасы "Дакар" раллиендә беренче урында баруын дәвам итә. Эдуард Николаев экипажы – беренче, Дмитрий Сотников икенче урында.

 

Бүген төнлә "Дакар" раллиенең җиденче этабы төгәлләнде.387 чакрымлы Маркона – Маркона боҗралы этабын беренче булып Голландиядән Жерар де Рой ("Ивеко") узды. Икенче урында – Белоруссия вәкиле Сергей Вязович. Эдуард Николаев дистанцияне 5 сәгать 22 минутта узып, финишка өченче булып килде. Дмитрий Сотников исә җиденче булды (6 сәгать 12 минут).

 

Җиде этаптан соң нәтиҗәләр түбәндәгечә:

 

Pos.

Name

Make

Time

Gap

1

NIKOLAEV EDUARD

KAMAZ

29:50:35

00:00:00

2

SOTNIKOV DMITRY

KAMAZ

30:23:29

00:32:54

3

DE ROOY GERARD

IVECO

31:06:03

01:15:28

4

VILLAGRA FEDERICO

IVECO

34:05:50

04:15:15

5

LOPRAIS ALES

TATRA

35:08:24

05:17:49

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!