ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Быел Татарстанда грипп белән авырган кешеләрнең берсе дә прививка ясатмаган булган

 

Быел грипп белән авырган кешеләрнең берсе дә прививка ясатмаган булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов хәбәр итте.

Быелгы эпидемиологик сезонда әлегә гриппның 13 очрагы ачыкланган, аның унысы – дуңгыз гриппы. Сергей Осипов гриппка каршы прививкаларның әһәмияте турында әйтте. “Прививкаларның файдасы чыннан да бар. Соңгы биш елда грипптан прививка ясатучыларның берсе дә грипп белән авырмаган. Быел грипп белән авырган 13 кеше дә прививка ясатмаган булган”, – диде.

Быел Татарстанда грипттан 1 млн 186 мең 590 олы кешегә һәм 584 мең 715 балага грипптан прививка ясалган. “Бу планның 100 процент дәрәҗәсендә”, - диде Осипов. Ул грипп йогу куркынычы зур булган төркемгә керүчеләрнең дә бу сезонда прививканы актив ясатуын билгеләп узды. “Әгәр халыкның грипптан саклануга карата фикерен үзгәртә алсак, авыруның пик ноктасы булмаска да мөмкин”, – диде.

Сергей Осипов сүзләренчә, ОРВИ ике сәгать эчендә генә килеп чыкмый. “Барлык ОРВИ, гриппларның инкубацион чоры бар – ул бер тәүлеккә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Кешедә әле чирнең билгеләре анык сизелмәгән, бары тик кеше үзен хәлсез сизә торган чор бар. Бу вакытта да кеше вирусны тирә-якка инде бүлеп чыгара башлавын аңларга кирәк. Бу кеше белән бик якынайсаң, организмның инфекциягә бирешүе ихтимал”, – диде.

 

"Татар-информ"


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!