ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан инновацияле төбәкләр рейтингында икенче урынны алды

 

Санкт-Петербург, Татарстан һәм Мәскәү Россиянең Инновацияле төбәкләр ассоциациясе рейтингының лидерлары булып танылды. Нәтиҗәләрне кичә Х Гайдар форумы кысаларында игълан иттеләр, дип хәбәр итә Татарстанның Икътисады министрлыгы.


Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан икенче урынга беренче тапкыр күтәрелде. Республика соңгы биш елда өченче урында булган иде. Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев сүзләренчә, 2018 елда инновацион эшчәнлекне алып бару өчен социаль-икътисадый шартлар ныгытылды, технологик инновацияләр белән шөгыльләнүче оешмалар актив эш күрсәтте, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр саны артты. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип йомгаклады министр.


Россиянең инновацияле төбәкләре рейтингын 2012 елда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә Россия Инновацияле төбәкләр ассоциациясе төзи. Аның нигезендә төп дүрт күрсәткеч ята: фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, инновацион эшчәнлек, социаль-икътисадый шартлар һәм төбәкнең инновацион активлыгы.


Рейтинг Россия Федерациясе субъектлары икътисадының инновацион үсешендәге үзгәрешләрне ышанычлы чагылдыра, чөнки нигездә рәсми статистик мәгълүматларга таянып төзелә.



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!