ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан имамнары дин эшләре турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр әзерләде

 

Болгар ислам академиясе базасында Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен ике көнлек квалификация күтәрү курслары уза. Республиканың барлык 48 мөхтәсибәте башлыклары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, голәмәләр һәм казыйлар катнашында Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән төп документ – “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында Нигезләмә” турында фикер алышу һәм аңа  кертелгән үзгәрешләрне раслау өчен җыелды.

 

Имамнарның дини эшчәнлеген стандарлаштыруны күздә тоткан Нигезләмә 2014 елда әзерләнде һәм имамнар эшендә кулланыла башлады, әмма Татарстанда дини һәм иҗтимагый өлкәдәге көнүзәк вәзгыятьне исәпкә алып, төзәтмә кертү зарурияте килеп чыккан саен, шул исәптә 2018 ел дәвамында да, өстәмәләр кертү өстендә эш алып барылды. Бу юлы документта җомга намазларын, гает намазларын, мәетне озату, исем кушу йолаларын, ифтарлар уздыру, никах һәм талак тәртипләре һ.б. турындагы бүлекләр бүгенге чынбарлыкны исәпкә алып үзгәрешләр кертү максат итеп куелган иде.

 

Квалификация күтәрү курслары Нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләр буенча ачык фикер алышулар һәм белемнәрне ныгытучы практикумнар форматында уза. Мисал өчен, бүген голәмәләр һәм казыйлар гакыйдә һәм документның иң зур бүлеге – гыйбадәт буенча консультацияләр үткәрделәр. Чара барышында, шул исәптән, җәмәгать, гает һәм җомга намазлары үткәрү, хөтбә һәм вәгазь төзелеше, җеназа намазы һәм мәет күмү тәртипләре, каберләрне зиярәт кылу, ураза тоту, сәдака бирү һәм зәкят түләү, исем кушу, хаҗ кылу һәм башкалар турында сөйләшү алып барылды.

 

Нигезләмәне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы утырышында раслау планлаштырыла, ул 2019 елның 17 гыйнварында Болгар ислам академиясе базасында узачак. Шуннан соң әлеге документ һәм төзәтмәләр үз көченә керәчәк һәм Татарстанның барлык имамнарына җиткереләчәк.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!