ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Төзелеш министрлыгы каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә тарифларны хәбәр итте

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-ком­муналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Коллегия ведомствоның узган елдагы эш йомгакларына һәм быелга бурычларына багышлап үткәрелде.


Коллегиядә Татарстанда яшәү­челәрнең каты коммуналь калдык­лар белән эш итү хезмәте күрсә­түгә аена җан башыннан 71,95 сум түләячәге турында белдерелде. Шәхси торакта яшәүчеләр өчен 78,05 сумны тәшкил итәчәк.


Моңа кадәр республика халкының 1 квадрат метр торак мәйданыннан 2,8әр сум акча түләп килүен искә төшерик. Узган елда республикада калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары сайланган. Шулай итеп, көнчыгыш төбәктә – “Гринта”, ә көнбатыш төбәктә (Казан һәм тагын 21 район керә)  “ПЖКХ” идарәче компаниясе” ҖЧҖ чүп мәсьәләсе белән шөгыль­ләнәчәк. Рөстәм Миңнехановның моңа кадәр республикада яшәү­челәр өчен чүп чыгаруга яңа тарифтан НДС күләмен төшереп калдыру турында сүз куешуга ире­шүен билгеләп үтәргә кирәк.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!